Тәүлек буе дежурда

2013 елның 2 декабре, дүшәмбе

    Ноябрь азагыннан башлап бозлар киткәнгә кадәр Куйбыш сусаклагычы акваториясе ярында “Нептун-11” коткару судносы тәүлек буе дежур тотачак.

    Идел, Кама һәм Меши елгалары кушылу урыны – тирә-як балыкчыларның яраткан урыны. Күп кенә балыкчылар саклау кагыйдәләрен белмичә ерак кереп, боз астына китәләр, ә кайберләргә хәтта автомобиль белән керергә дә башлары җитә. Былтыр 13 ноябрьдә Кама һәм Идел тамагында боз ярылып китеп елга уртасында калган 202 кеше эвакуацияләнде. Бер атнадан соң шунда ук 160 кешенең гомерен коткарырга туры килде. Бу елны 24 ноябрьдә Актаныш районында Старица елгасында 2 балыкчы боз астына китеп һәлак булды.

    Мондый вакыйгаларның саны арту аркасында Россия ТР МЧСы Куйбыш сусаклагычы территориясендә тәүлек буе дежур группа булдыруын таләп итте. 3 кеше составындагы группа Нептун-11 судносында Лаеш һәм Балык Бистәсе районнары белән чикләнгән территориядә патруль тотачак һәм бәла чыккан урынга бик тиз барып җитәргә тиеш.

 

    МӘГЪЛУМАТ: «Нептун-11» судносының техник характеристикасы

    Билгеләмә: Җәй һәм кыш периодларында сай, сазлык урыннарда, су акваторияләре, диңгез яр буйлары, эчке акватрияләрдә Региональ ПСО составында  эзләү һәм коткару эшләре үткәрү һәм патруль тоту.

Төр: ЕЛГА-ДИҢГЕЗ;

11 кешелек урын.

Габаритлары:

-озынлыгы  - 8.47 метр;

- киңлеге – 4.11 метр;

- биеклеге  - 2.42 метр.

Куркынычсыз эксплуатация өчен мөмкин булган температура диапозоны:

 -30 - +30 гр. цельсий.

Җилнең максималь тизлеге:

- 15м\сек, якты көндә.

Дулкынның мөмкин булган биеклеге:

1,2 метрга кадәр.

Ягулык запасы буенча автоном эш:

 12 сәгатькә кадәр.

Максималь тизлек:

- суда – 40-45 км\сәг;

- карда – 45-50 км\сәг.

Һава мендәре биеклеге:

- 0.6 метр.

Җиһазлары:

- коткару жилетлары – 11 шт.;

- гидротермокостюм – 6 шт.;

- коткару круглары – 2 шт.;

- линемет – 1 шт.;

- эзләү прожекторы яктырту ераклыгы 150 метр – 1 шт.;

- күчмә прожектор – 1 шт.;

- мониторлы видеокамера - 2 шт.;

- төн шартларында күзәтү приборы – 1 шт.;

- бинокль – 1 шт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International