ТР янгынга каршы көрәш хезмәтчелеге Яңа Кинер поселыгы Казан аерым постында пожар машиналары йөртучеләре өчен профилактик дәрес үткәрелде. Төп максат – юлда транспорт маҗараларын кисәтү һәм аерым постта автотранспорт эксплутацияләү сыйфатын күтәрү . Дәрес азагында алган белемнәрне ныгыту максатыннан тикшерү эше үткәрелде.
Машина йөртүчесенең профессиональ осталыгы - аның иң мөһим факторы. Ул аның объектив характеристикасын һәм эшенең ышанычлылыгын билгели, автомобиль йөртү өчен мөһим булган шартларын күрсәтә. Шоферның профессиональ әзерлеге махсус җаваплылык таләп итә, чөнки юлда йөрүчеләр куркынычсызлыгы аңардан тора.