Казан отряды башлык урынбасары Исханов Р.Р. Арча районы Үрнәк поселогына аерым янгын сүндерү посты отряды эшен тикшерү максатыннан визит ясады. Тикшерү вакытында коткаручылар составы тыныч һәм сугыш шартларында мөһим чаралар үткәрү эшләрен күрсәтте. Сигнал буенча отряд штат расписаниясе буенча 25 минут эчендә постка килеп җитте. Кирәкле җиһазлар булуы, беренче чиратта кирәкле предметлар белән коралланган чемоданнар комплектлыгы һәм шулай ук алар белән эш итү күнекмәләре тикшерелде.