Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 60 тапкыр ярдәмгә чыккан. 5 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 2 кеше коткарылган. Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 14 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча 4 тапкыр.
28.11. 2013 ел 05.30 Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 22 а йорты, 65 фатир
Ут өч бүлмәле фатирның аш бүлмәсендә чыга. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр бер ир кешене һәм хатын-кызны коткаралар. Янгынның сәбәбе – тәмәке тарткан вакытта ут белән саксыз эш итү.
28.11.2013 ел 22.25 Мамадыш МР, Албай авылы, Центральная урамы, 46 нчы йорт, чиркәү
Ут 1873 елда салынган чиркәүдә чыга. Янгынның мәйданы 252 кв.м. Һәлак булучылар һәм зарар күрүчеләр юк. Бу чиркәүдә доганы бәйрәм вакытында гына кылдылар. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш. Хәзерге вакытта ут чыккан урында дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарәнең хезмәткәрләре тикшерү эшләрен алып бара.
29.11.2013 ел. 04.50 Балык Бистәсе МР, Крещеные Казыли авылы, Титова урамы, чиркәү
Ут «Живоначальной Троицы» дигән ташландык чиркәүдә чыга. Бу чиркәү 1904 елда салынган. Янгынның мәйданы 176 кв.м. Һәлак булучылар һәм зарар күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе – ачыклана. Хәзерге вакытта ут чыккан урында дәүләт янгынга каршы күзәтүчелек идарәнең хезмәткәрләре тикшерү эшләрен алып бара.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.