Өеңне янгыннан сакла!

2013 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2012-2013 елның көз һәм кыш вакытында РФ Идел буе федераль округы территориясендә 16388 янгын чыгу очрагы теркәлгән. 1 686 кеше (68 - балалар) һәлак булды, 1283 төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Нәтиҗәдә янгын 4 меңнән артык йортны юк итте, материаль зыян 1 млрд. сумнан артты.

 

Янгын чыгуның төп сәбәпләре:

 

-         31% - ут белән саксыз эш итү

-         27% - электр җиһазларының эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу

-         15% - җылыту җиһазлары пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу

-         11% - ут төртү очраклары

 

Шәхси торак йортларда янгын чыгу куркынычсызлыгы чаралары турында

БЕЛЕШМӘ

 

Россия МЧС Идел буе региональ үзәге йортта янгын чыгу очракларын булдырмаү максатыннан кисәтә:

 

1. Яткан урында тәмәке тартмаска

2. Мич һәм газ җылыту җиһазлары белән сак булырга

3.Төтен юлларын корымнан чыстартуны онытмаска

4.Эшләп торучы мичләрне күзәтү астында тотарга, бу эшне балаларга тапшырмаска

5. Мич артык кызуын кисәтеп торырга

6. Электр җиһазларын кабынган килеш калдырмаска

7. Электр лампаларын кәгазь һәм тукымалар белән капламаска

8. Газ балоннарын ачык урында тотмаска

9. Балаларны күзәтүсез калдырмаска, ут белән куллану кагыйдәләрен аңлатырга

 

Истә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда кисәтүе җиңелрәк!

Янгын чыгу очракларында шунда ук “01”, “112” номерларына шалтратыгыз, ачык итеп адрес, фамилиягез һәм янгын чыгу обекты турында хәбәр итегез.

 

Янгын чыгу куркынычы тудыручы күршеләр турында янгын сүндерү сагына хәбәр итегез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International