Инвалид балалар өчен гыйбарәтле экскурсия

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

    “ТР 1ОФПС ГПС (килешү нигезендә)” ФКУ Чиситай, Әлмәт, Мөслим, Минзәлә һәм Азнакай районы махсус мәктәп-интернат укучылары өчен янгын сүндерү частенә экскурсия оештырды.  Балалар белән аралашу үзенчәлекләрен истә тотып ТР ОФПС-1 ПЧ-33 башлыгы урынбасары Илнар Шайдуллин сурдо-тәрҗемәче ярдәмендә пожарныйларның профессиясе, ничек ял итү, физик формада булу һ.б. турында сөйләп үтте.  “Кызыл машина” кабинасында утырып руль тәгәрмәче әйләндерү балалар өчен аерым бер куанычлы вакыйга булды.

    Экскурсия, гамәли-пожар спорты үзенчәлекәре демонстрацияләреннән соң, махсус  сыемда укучылар белән бергә ут сүндерү белән тәмамланды. Соңыннан пожар часте ашханәсендә кунакларны чәй һәм тәм-том белән сыйладылар.

    Ветераннар советы рәисе Владимир Старостин укучыларга киләчәктә зур уңышлар, исән-саулык һәм янгын чыгу куркынычсызлыгы кагыйдәләре саклавын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International