- Минимум 10 см калынлыктагы боз чыдам була.
- Елгалар тамагында һәм елгага су төшү урыннарында боз юка. Шулай ук боз чыдамлыгы тиз агыш, җир асты сулары чыгу урыннарында, суның үсемлек районнарында начар була.
- 3 көн буе һава температурасы 0 градустан югары булса, боз чыдамлыгы 25% кими.
- Бозның ныклыгын төсе буенча белеп була: үтә-күренмәле ачык зәңгәр, яшел – чыдам; ак – 2 тапкыр ким; соры, тонык ак, сары – боз катламы начар. Мондый боз тиз ярыла.
- Балаларны үзләрен генә бозлы урыннарга җибәрмәгез.