ГИБДДдан лихач шофёрлар өчен махсус җәза чаралары

2013 елның 4 декабре, чәршәмбе

ГИБДД хезмәткәрләре бүген Казан урамнарында юлларда спецавтомобильләргә юл бирү ягын тикшерү сәбәбеннән  профилактик рейд үткәрделәр. Кагыйдә бозучыларны юлда йөрү кагыйдәләре турында махсус видеоролик карау өчен ГИБДД Республика идарәсе бинасына юнәлдерделәр.

    Бүгенге рейд вакытында 5 кагыйдә бозучылары тотылды. Штраф урынына профилактик әңгәмә һәм видеоролик каравы уткәрү турында ишеткәч күбесе гаҗәпкә калдылар.

    Мондый профилактик чаралар еш үткәрелүенә карамастан, юлларда кагыйдә бозучылар саны кимемеми. Пожар, полиция яки бүтән махсус хезмәт машынасына юл бирмәвенә төрле сәбәп табалар. Хәлакәт урынына барып ңиткәнче  кыйммәтле минутлар югала. Ә куркынычлыкка ләккән кекшеләр гомерен саклап калырга кайчак әз генә җитеп бетми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International