Татарстан Республикасы Россия МЧС Баш идарәсе бүлмәләрне эшкә яраклы завод приборлары белән генә җылытырга киңәш итә. Салкыннар җитү белән ис газы белән агулану очраклары арта. Куркыныч хәлләрне булдырмас өчен ТР Россия МЧС җылыту өчен газ приборлары кулланганда алдагы кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:
Газ җиһазлары белән эшләгәндә:
- Газ плитасы яки колонкасы эшкә яраклыгын тикшерегез.
- Тарту көчен тикшереп торыгыз. Проблема чыгу очрагында торак фонды оешмасына мөрәҗәгать итегез.
- Бүлмәләрне җилләтеп торыгыз.
- Газ җиһазлары кую һәм ремонтлау эшләрен спецалистларга тапшырыгыз.
Газ исе сизү белән:
- Газны сүндерегез.
- Ишек һәм тәрәзәләрне ачыгыз.
- Ачык ут кабызмагыз.
- Электр приборларына кабызмагыз, сүндермәгез.
- Бүлмәдән чыгыгыз.