Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан.

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 42 тапкыр ярдәмгә чыккан. 3 тапкыр чүп-чарны сүндерергә. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын. 20 кеше коткарылган.  Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар. 7 кеше коткарылган. Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 7 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча 4 тапкыр.

04.12. 2013 ел 00.48  Бөгелмә шәһәре, Советская урамы, 45 йорт, 78 фатир

Ут бер бүлмәле фатирда чыга. Мәйданы 6 кв.м. Төтенле зонадан коткаручылар 20 кешене коткара, шуларның 6сы бала. Һәлак булучылар һәм зарар күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе – кыска ялганыш.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.                                                         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International