Пиротехниканы иң яхшысы рус телендә күрсәтмәләре булган, товар сертификаты һәм лицензиясе булган сатучылардан гына алырга.
Әгәр дә товар сыйфатыннан шикләнәсез икән, аңардан баш тартуы яхшырак.
1. Куллану алдыннан фейерверкларны дөрес саклау турында уйларга кирәк. Иң яхшы шартлар – уттан һәм газдан ерак булган коры һәм салкын урын.
2. Салют җибәрү урыныннан кабызу урыны 10-15м ераклыкта булырга тиеш. Дефектлары булган техниканы кулланмагыз. Юэшләнгән очракта җылыту приборлары ярдәме белән киптерү тыела.
3. Пиротехниканы бәрелүдән сакларга кирәк.
4. Техниканы балаларга бирүе кискен тыела.
5. Залп системалы салютларны, караучылар куркынычсызлыгы өчен, яхшы беркетергә кирәк.
6. Фейерверклар белән биналардан еракта, ачык урыннарда, куркыныч дәрәҗәсен исәпкә алып һәм күрсәтмәләргә туры китереп кулланыгыз.