Аякларыгыз астында боз ярылса ни эшләргә?

2013 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

   Россия ТР МЧС Баш идарәсе бозда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә. Су аркылы боз өстеннән махсус урыннардан гына чыгыгыз. Автомобиль белән керүе кискен тыела!

    Боз астына төшсәгез:

-             Паникага бирелмәгез, авыр әйберләрегездән котылыгыз, батмаска тырышыгыз һәм ярдәм чакырыгыз.

-             Аяк киемен салыгыз. Кулларыгызны киң куеп боз кырыена тотыныгыз, түшегезне, аннары чиратлаш аякларыгызны күтәрегез.

-             Башыгызны су өстендә тотыгыз.

-             Төпкә басып бозны яра ярга чыгарга тырышыгыз.

-             Судан бозга күтәрелгәч ярга таба урмәләп яки тәгәрәп килгән якка таба чыгарга кирәк. Басып чабарга ярамый, чөнки кабат боз ярылу куркынычы бар.

 

    Бозда бәлага ләккән кешегә ничек булышырга:

-             Озын бау яки таяк табыгыз. Шарфлар, каеш яки кием куллануы мөмкин.

-             Боз ярылган урынга үрмәләп, батучыга коткару предметын ыргытыгыз, ашыкмыйча боз өстенә тартып чыгарыгыз.

-             Килгән якка таба урмәләп чыгыгыз.

-             Зарар күргән кешене җылы урынга китерегез. Беренче ярдәм чакырыгыз (112 – кәрәзле телефоннан). Медиклар килгәнче анардан киемен салдырыгыз, тәнен кызарганчы спирт белән ышкыгыз, кайнар чәй бирегез. Алкоголь эчемлекләр бирүе тыела!

 

    МЧС телефоны – 01 яки 112 кәрәзле телефоннан (Симкартагыз блокировка хәлендә яки ул бөтенләй булмаса да ашыгыч ярдәм хзмәтенә шаллтратуы мөмкин).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International