4 ноябрьдә 13.59 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәре ЕДДС “112” системасы буенча 47 комплекс төзелеше урынында 400 литрлы пар генераторы шартлау турында хәбәр алды. Пар генераторы – судан пар бүлеп чыгару өчен металлик сыем, төзелеш эшләрендә пар тәэмин итү өчен кулланыла.
Нәтиҗәдә, 1 кеше яраланды, 1 шунда ук һәлак булды.
Төзелеш урынына РТ ОФПС-15 оператив группасы, 2 янгын сүндерү отряды, Россия МЧС ПРПСО Яр Чаллы филиалы һәм ТР ЗПСО№6 ПСС дежур сменалары юнәлде. Шулай ук шәһәрнең барлык ашыгыч хезмәт отрядлары чакырылды. Яраланган төзүчене эвакуацияләп медиклар кулына тапшырдылар.
Генератор шартлау сәбәпләре ачыклана.