Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 53 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 3 янгын. 1 кеше һәлак булды, 3 кеше коткарылды.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 6 тапкыр чыктылар. Шуларның 2се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
Россия һәм Татарстан Республикасы ГТХ (МЧС) Баш идарәсенең меңәрләгән хезмәткәрне берләштергән коллективы 30 апрельдә һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә, янгын сагы хезмәте оешуга 365 ел тула.
Шәhәрнең 47 нче “Энҗе бөртеге” балалар бакчасында ирекле янгын сүндерү оешмасының Әлмәт бүлеге балаларның ут белән шаяруы аркасында янгыннар килеп чыкмасын өчен кызыклы чара оештырды.
Әлеге оешма хезмәткәрләре янгын темасына сәхнәләштерелгән әкият күрсәтте. Тамашаны барлык балалар да бик кызыксынып карады. Бу чарада алар үзләре дә бик теләп катнашты.
Балалар турында зур кайгыртучанлык күрсәтеп кенә без балаларны бәла-казадан саклап кала алабыз. Әлеге чара балаларда янгын куркынычсызлыгының гади кагыйдәләрен саклауга җаваплылык һәм ут чыганагына дөрес караш тәрбияли.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 9 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 12 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше һәлак булган, 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, кыска ялганыштан – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 12 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
1 майда Казанда Җиңү Паркына Россия янгынчылыгы Көне 365-еллыгы уңаеннан зур тантаналы чара узды. Янгынчылар кунакларга гамәли-пожар спорты буенча чыгыш ясадылар. Барлык теләүчеләр аларның эше ничек баруын, күпме тырышлык таләп итүен һәм авырлыкларын күрә алды. Тамашачыларның игътибарына янгын сүндерү өлкәсендәге яңалыклар күргәзмәсе оештырылды. Яшь кунаклар өчен янгын тематикасына рәсем конкурсы узды. Бәйрәм “Прогульщики” вокал-инструменталь төркеме концерты, “Биюче фонтаннар” шоуы һәм милли флаг төсләренә буялган пожар шлангларыннан су салюты белән тәмамланды.
Россиядә янгын сагы хезмәте оешуның 365 еллыгын билгеләп үтәләр.
Безнең районда янгын сагы хезмәте узган гасырның 30нчы елларында оеша. Нәкъ менә шул чакта ат арбасына кисмәк тагып йөри торган беренче команда оеша. Өлкән яшьтәге кешеләр янгын депосының иске бинасын һәм әйләнә-тирәне күзәтеп тора торган каланча башнясын әле дә хәтерлиләр. Әгәр дә янгын чыга калса, чаң сукканнар һәм ат арбаларына насослы кисмәкләр куеп, вакыйга урынына ашыкканнар. 1940 нчы еллар азагында Аксубайда беренче янгын сүндерү машинасы пәйда булгач, боларның барысы да онытыла. Ләкин аларның эш максаты шул ук булып кала–янгын сүндерү, кешеләр һәм мал-мөлкәтне саклап калу.
Янгын сүндерүчеләрне бүген нигездә коткаручылар дип атыйлар. Ни өченме, чөнки хәзер алар янгын сүндерү белән чикләнмичә, аварияләр урынына чыгалар, гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерәләр.
Зәңгәр фонарьлы-сиреналы кызыл машинага светофорның теләсә кайсы утына чыгарга рөхсәт ителә.Аңа машиналар да, җәяүлеләр дә юл бирәләр, чөнки ул янгын сүндерергә ашыга.
“Янамы әллә” дигән төшенчә дә шуннан килеп чыккан. Янгын хезмәтенең “01” телефон номерының истә калдырырлык булуы да очраклы түгел. ТР янгын каравылының Апас отряды Олы Тархан бүлеге хезмәткәрләре белән аралашканнан соң, без дә ут белән көрәшүчеләргә карата тирән хөрмәт һәм ихтирам уянды. Пост начальнигы Ирек Дульдиев (рәсемдә сул якта) үз хуҗалыгы турында сөйләде.– Янгын сүндерүчеләрнең хезмәт күрсәтү географиясе – Килдештән Сөендеккә кадәр. Чакыру алганнан соң бер минут эчендә без чыгып китәргә тиеш, – ди ул.
Россия Янгын сакчылыгы көне оешуга 365 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары бүген Казанның Җиңү паркында уздырылды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
“Сезнең һөнәр көчле шәхси сыйфатлар, батырлык, дисциплина һәм үзеңне корбан итүгә сәләтле булуны таләп итә. Сезнең фидакарьлек һәм батырлык ярдәмендә янгыннарның һәм аларда һәлак булучыларның санын киметүгә ирешелә”, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы исеменнән ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
“Берничә ел дәвамында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР җитәкчелеге һәм муниципаль район башлыклары ярдәмендә республиканың янгын куркынычсызлыгын яхшырту һәм алдынгы технологияләр, заманча техника куллану буенча эш башкарыла. Соңгы елларда 94 янгын сүндерү һәм махсус техника алынган. Янгын сакчылыгы бүлекләре даими рәвештә янгыннарны кисәтү системасын яхшырта, оператив чара күрүнең вакыт күрсәткечләре кыскара. ТР халкының 100 процент чамасы янгын хезмәте бүлекләре белән тәэмин ителгән”, - дип билгеләде Илдар Халиков.
Карлар эреп, көннәр җылыткач, халык йорт тирәләрен, ишегалларын чүп-чардан, корыган үләннәрдән чистартуга керешә. Күпләр исә май бәйрәмнәрен дус-туганнары белән җыелышып табигатькә чыгу, шашлык пешерү өчен көтеп ала. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә исә бу арада эш арта.