Уеннан янгын чыкмасын

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе

Карлар эреп, көннәр җылыткач, халык йорт тирәләрен, ишегалларын чүп-чардан, корыган үләннәрдән чистартуга керешә. Күпләр исә май бәйрәмнәрен дус-туганнары белән җыелышып табигатькә чыгу, шашлык пешерү өчен көтеп ала. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә исә бу арада эш арта.


20 апрель көнне Татарстанда янгыннарга каршы махсус режим игълан ителде. Аның максаты – кешеләрнең саксызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыгарга мөмкин булган янгын очракларын кисәтү, халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлату.

90 процент янгыннарга кеше сәбәпче

Яз айларында янгын очраклары аеруча арта. 17 апрель мәгълүматларына караганда, яз әле “килеп җитәргә” дә өлгермәде, ә республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре янып киткән коры үләннәрне сүндерү өчен якынча 100 тапкыр махсус рейдка чыгарга “җитешкән” инде. Табигый янгыннарны сүндерүдә 250 кеше катнашкан, 43 мең квадрат метр мәйдан кап-кара көлгә әверелгән.

Белгечләр табигатьтә янгыннар чыгуның төп сәбәбе – кешеләрнең саксызлыгы дип белдерә. Моның шулай булуын Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин да ассызыклады.


- Җылы кояшлы көннәр җитүгә янгыннар башлана. Аларның 90 процентка якыны (!) нәкъ менә халыкның битарафлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга, - дип белдерде ул күптән түгел генә уздырылган гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышында.

Мал саны кимү янгын куркынычын арттыра

Коры үлән янып китү очраклары исә язын аеруча еш очрый торган гадәттән тыш хәл булып санала. Кайчакларда ул ялгыш кына килеп чыкса, еш кына корыган үләнне яндыру белән яшүсмерләр шөгыльләнә.


- Чаллыдан Казанга барганда, трассаның бер өлеше машиналар күренмәслек дәрәҗәдә төтенгә күмелгән иде. Бактың исә, юл кырыенда яшүсмер балалар коры үлән яндыра икән. Ул учак шулкадәр биек иде, малайлар үзләре күренми дә, хәтта, - дип язган социаль челтәрләрнең берсендә Интернет-кулланучы Альберт Сафин.

Язын корыган үләнне яндырып уйнаучылар элек тә булган. Шуңа күрә халыкның күбесе шырпы күтәреп йөгерешеп йөрүче яшүсмерләрне гадәти хәл итеп кабул итә. Ләкин хәзер бу гамәл башка еллар белән чагыштырганда аеруча зур куркыныч тудыра икән.


- Хәзер авылларда мал асраучылар саны кимеп бара. Көтү йөрмәгәч, печән шактый куе һәм биек булып үсә. Көзен ул кибә, аны яндыру зур куркыныч тудыра. Шуңа күрә хәзерге печәнлекләр белән аеруча сак булырга кирәк, - дип аңлатты безгә Саба районының янгыннар күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Айнур Галимуллин.


Корыган үләнне яндырып йөрүче балигъ булмаган яшьләрне җаваплылыкка тартып булмый, аларга бары тик кисәтү генә ясала. Ә менә аларның ата-аналарын, шулай ук рөхсәт ителмәгән җирдә учак яккан, чүп яндырганнарны исә шактый зур штрафлар көтә. Янгыннарга каршы махсус режим чорында штрафлар күләме шәхси затларга – 4 мең, рәсми затларга – 30 мең, ә юридик затларга, гомумән, 400 мең сум тәшкил итә.

Учак белән йорт арасы - 50 метр

Язын үләннәр янып китү урманнар өчен дә бик куркыныч. Шуңа күрә бу чорда республиканың урманчылык җитәкчеләреннән дә шактый сак булу, тиешле кагыйдәләрнең барысын да төгәл үтәү таләп ителә.


- Без урман чиге буйларын сабаннар ярдәмендә ярдырып чыктык. Моның максаты – коры үлән янып китә калса, аның урманга кадәр килеп җитүен тоткарлау. Көн саен махсус рейдлар уздырабыз. 1 майдан башлап урманда учак ягучыларны ачыклау буенча эшчәнлек башланып китәчәк. Бу эшкә без аеруча зур игътибар бирәбез, - дип сөйләде “Атна вакыйгалары”на Буа районы урманчылыгы җитәкчесе Илнар Гатауллин.


Тагын бер яңалык – урманнарга аеруча якын урнашкан торак пунктларда махсус һәваскәр дружиналар булдырылган. Аларның төп максаты – шәһәр һәм авылларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгынның урманнарга ябырылуына юл куймау.


Йорт тирәләрен, шәһәр яны бакчаларын җыештыруга килгәндә исә, әлеге урыннарда чүп-чар яндырырга ярамый дигән сүзләр дөрес түгел. Бердәнбер һәм иң мөһим таләп – учак торак объектлар һәм биналардан 50 метр ераклыкта урнашырга тиеш.

 

Узган елның 20 апреленнән алып 15 маена кадәр корыган үләннәр янып китүнең 608 очрагы теркәлгән. Бу 2013 елдагы барлык янгыннарның 41 проценты дигән сүз. Нәтиҗәдә, шушы очраклар аркасында барлыгы 191 янгын килеп чыккан, 15 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, 75 бина юкка чыккан. Зыян күләме 1,2 миллион сум тәшкил иткән.


Рәмзия ЗАКИРОВА, intertat.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International