Россия Янгын сакчылыгы көне оешуга 365 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары бүген Казанның Җиңү паркында уздырылды. Тантанада ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
“Сезнең һөнәр көчле шәхси сыйфатлар, батырлык, дисциплина һәм үзеңне корбан итүгә сәләтле булуны таләп итә. Сезнең фидакарьлек һәм батырлык ярдәмендә янгыннарның һәм аларда һәлак булучыларның санын киметүгә ирешелә”, - дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы исеменнән ТР Премьер-министры Илдар Халиков.
“Берничә ел дәвамында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ТР җитәкчелеге һәм муниципаль район башлыклары ярдәмендә республиканың янгын куркынычсызлыгын яхшырту һәм алдынгы технологияләр, заманча техника куллану буенча эш башкарыла. Соңгы елларда 94 янгын сүндерү һәм махсус техника алынган. Янгын сакчылыгы бүлекләре даими рәвештә янгыннарны кисәтү системасын яхшырта, оператив чара күрүнең вакыт күрсәткечләре кыскара. ТР халкының 100 процент чамасы янгын хезмәте бүлекләре белән тәэмин ителгән”, - дип билгеләде Илдар Халиков.
Бу көнне янгынга каршы Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең Укыту үзәгенә байрак тапшыру тантанасы булды.
“Байрак һәрвакыт батырлык һәм кыюлыкны аңлатты. Бабаларыбыз һәм аталарыбызның батырлыкларын аның белән бәйләделәр. Байрак белән Россия коралының бөеклеге һәм куәте бәйләнгән. Һәм бүген байракны тапшыру алдагы уңышларга һәм батырлыкларга канатландырырга тиеш”, - дип билгеләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин.
Тантаналы өлеш әкренләп массакүләм бәйрәм итүгә күчте.
Шулай ук янгынга каршы федераль хезмәтнең республикадагы бүлекләре арасында ярышлар узды, эзләү-коткару хезмәте коткаручыларының, этләр белән кинологларның, водолазларның күрсәтмә чыгышлары булды.
Җиңү паркында Россия һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының янгын сүндерү һәм коткару техникасының яңа үрнәкләреннән торган күргәзмәсе аерым урын алды.
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы