1649 елда, Алексей Михайлович Романов патшалык иткән чорда, беренче “Соборное уложение” эшләнеп, андагы берничә маддәдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү зарурлыгы турында телгә алына. Шул ук елның 30 апрелендә патша фәрманы белән “Наказ о Градском благочинии” басылып чыга. Әлеге наказ янгын сүндерү хезмәтенә нигез сала да инде.
Өч гасырдан артык вакыт эчендә янгын хезмәте төрле үзгәрешләр кичерә, берничә тапкыр исеме үзгәртелә, бер ведомоство карамагыннан икенчесенә күчерелә. Әмма янгынга каршы көрәшү, авария-коткару эшләре уздыру бурычы үзгәрешсез кала. Татарстан Республикасының Спас районындагы 132нче Федераль янгын часте хезмәткәрләренең бурычы да тулысынча шуннан гыйбарәт.
Байтак еллардан бирле полковник Владимир Савельев җитәкчелек иткән коллективта 50гә якын кеше бар. Шуларның күпчелеге – янгын сүндерүчеләр һәм машина йөртүчеләр. Барысы да үз эшләренә җаваплы карыйлар. Быел каравыл башлыгы Олег Савельев, отделение командиры Сергей Парфенов, янгын сүндерү машинасын йөртүче Евгений Князев һәм каравыл диспетчеры Николай Трифонов үзэшләренең осталары булып танылган. Өстәвенә, Николай Александровичка намуслы хезмәте өчен Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстандагы идарәсе Мактау хаты тапшырылган. Әфганстандагы сугышчан бәрелешләрдә катнашкан машина йөртүче Сергей Терентьевка республика премиясе тапшырылган, фоторәсеме МЧСның республика Мактау тактасына кертелгән. Шулай ук Александр Спирин, Сергей Выжленков, Николай Сидельников, Василий Чичирин федераль дәрәҗәдәге бүләкләргә тәкъдим ителгән.
Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең су объектларында кеше иминлеге бүлеге башлыгы Регина Гаязова бүген «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында узган брифингта боз эрү чорындагы су объектларындагы хәлләр турында сөйләде.