ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2014 ел
дүшәмбе

      №5 мәктәп укучыларының бүген үзләрен янгынчылар ролендә сынап карарга мөмкинлекләре булды. Чараны балаларга Әлмәт ТРО ВДПО һәм ТР ФПС ГПС икенче отряды хезмәткәрләре оештырды. 15 янгын часте буенча экскурсия узды. Укучыларга янгын техникасы һәм җиһазлары ничек эшләве турында сөйләделәр, аларны сынап карарга рөхсәт иттеләр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 132 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 17 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 47 тапкыр.  Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 2 кеше һәлак булган, 2 кеше зарар күргән.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык  кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичнең артык кызып китү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 10 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  11 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 2сы ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 2 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

 


26
апрель, 2014 ел
шимбә

      26 апрельдә һәйкәл янында Чернобыль АЭС катастрофасы 28-еллыгына багышланган чара узды. Ачыш церемониясеннән соң һәйкәлгә чәчәк куелды. Чарада шулай ук отряд ветераннары һәм яшь хезмәткәрләре катнашты: эчке хезмәт майоры  Дамир Сафиуллин, ПЧ-4 отряд башлыгы унынбасары, эчке хезмәт өлкән лейтенанты Денис Александров, отряд янгын сүндерү эшен оештыру һәм хезмәт отделы өлкән инжинеры, Алексей Зайцев, отряд тәрбия һәм кадрлар эше бүлеге инспекторы, Николай Михайлович Парфенов, отряд ветераннары советы рәисе.

Россия Янгынчылыгы 365-еллыгы уңаеннан Казан гарнизоны янгынчылары Матюшинск урманчылыгы территориясендә 365 ылыс үсентеләреннән аллея утырттылар. Бу чара инде традицягә әйләнде. 5 ел эчендә 3 меңнән артык агач утыртылды. 

      26 апрель - Авария һәм катастрофада һәлак булганнарны искә алу һәм катастрофа һәм радиация аварияләре нәтиҗәләрен ликвидацияләү эшләрендә катнашканнар Көне. 1986 елда бу көнне Чернобыль АЭС дүртенче энергоблогы шартлый. Ликвидация эшләрендә катнашучылар аркасында гына куркыныч нәтиҗәләр булдырылмый. Рафис Хәбибуллин мөрәҗәгатендә авыр вакытларны,  Чернобыльда һәлак булганнарны искә алды, барлык Республика Хөкүмәте исеменнән аларның гаиләләренең һәм туганнарының кайгысын уртаклашты. ”Без геройларыбыз белән горурланабыз, аларның исемнәре мәңге хәтердә. Алар гомерләрне саклап калыр өчен бар көчләрен куйды. Сезгә исәнлек, рух көче, озын гомер телим!”.

      Татарстанда барлык МЧС бүлекчәләрендә субботник узды. 10 меңнән артык МЧС хезмәткәре иртән иртүк эш территорияләрендә һәм офис бүмәләрендә тәртип урнаштырырга тотынды. Бу – яңа шартларда, саф һавада күрешергә сәбәп. Яхшы эш файдага, кәефне күтәрә.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 46 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр. Республикада 2 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  2 янгын.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар. 2 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 1 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 5 тапкыр чыктылар. Шуларның 1се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.  


25
апрель, 2014 ел
җомга

      Югары Ослан районында төзәтү эшләреннән соң Югары Ослан авылы һәм Югары Ослан муниципаль районы буенча Федераль янгынга каршы хезмәт №112 янгын часте ачылды. Тантаналы ачыш “Бердәм Россия Көне” акциясе рамкаларында узды. Чара барышында эшендә яхшы нәтиҗәләр күрсәткән төзүчеләргә һәм подрядчикларга Югары Ослан районы Башлыгыннан рәхмәт хатлары тапшырылды.

      Россия янгынчылыгы 365-еллыгы уңаеннан “ТР Россия МЧС ГУ ЦУКС» ФКУ иҗтимагый элемтә һәм янгынга каршы пропаганда Үзәгендә “батырлык дәресләре” бара. Мәктәп укучылары өчен мондый чаралар еш үткәрелә. Бу юлы 178 мәктәп укучыларының янгынчылар, аларның профессиясе белән танышырга, эш урынын карарга, янгын ничек сүндерелә икәнен белергә мөмкинлекләре булды. 5 залдан һәм 2.5 меңнән артык экспонаттан торган музейда янгынчылыкның тарихы турында сөйләнде.Экскурсия янгын тематикасындагы фильм белән тәмамланды.

      Россия янгынчылыгының 365-еллыгы уңаеннан Азнакай муниципаль районы күзәтү эшләре идарәсе Әлмәт ТРО “ВДПО” бүлеге Азнакай участогы белән Чубар Абдул МБОУ СОШ укучылары өчен янгын куркынычсызлыгына багышлаган чара уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International