ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

      Бөек Ватан сугышы җиңү Көне алдыннан сугышта һәлак булганнар һәйкәлләре территорияләрендә төзекләндерү эшләре үтте. Намуслы эш Арча районы Яңа Кинер һәм Үрнәк авыллары аерым пост хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы янгынга каршы хезмәте Казан отряды янгынчылары ярдәме белән башкарылды. Җиңү көне һәрберебез өчен кадерле. Якты киләчәк өчен гомерләрен биргән геройлар исемнәре мәңге хәтердә.

      Азнакай шәһәре МБОУ “Азнакай шәһәре №4 Лицей» яшь янгынчылар дружинасы №8 мәктәп беренче сыйныф балалары өчен тантаналы дәрес уздырдылар. Дәрес янгынга каршы махсус режим бару уңаеннан янгын куркынычсызлыгы тематикасында үтте. “Балалар янгынга каршы” чарасы вакытында кечкенә укучыларга утның файдалы һәм куркыныч яклары турында сөйләделәр, махсус игътибар ут белән шаяру темасына бирелде. Яңа алган белемнәр яхшы истә калсын өчен укучыларга истәлек кәгазьләре өләштеләр.

      Түбән Кама халык иҗаты Йорты янындагы мәйданда ТР ГПС ОФПС-1 хезмәткәрләре махсуслаштырылган янгын техникасы күргәзмәсе оештырдылар. Кунаклар игътибарына егермедән артык янгын машинасы куелды, район халкы тулы күләмдә аларның эшен карады, мөмкинлекләрен белде. Күргәзмәдәнсоң бәйрәм концерты һәм хезмәтендә аерылган хезмәткәрләрне бүләкләү чарасы узды.

 

      Людмила Свойкина, ТР ОФПС-1

      Түбән Камада ТР ОФПС-1 57нче янгын частендә АЦ-6, 0-40 яңа янгын автоцистернасы тикшерелде. Яңа җиһазларны грузовик шиналары җитештерүче завод сагында торучы янгын часте өчен “Татнефть-Нефтехим» Идарә итүче компания сатып алды.

 

      Людмила Свойкина, ТР  ОФПС-1

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 71 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 10 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 1 янгын. 2 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, электр челтәрне кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 13 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  2 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 8се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.


7
май, 2014 ел
чәршәмбе

      Татарстан Республикасында коры чирәмнән ут күчү сәбәбеннән 24 янгын чыкты, 1 кеше һәлак булды, 3 кеше тән җәрәхәтләре алды. Бу елны барлыгы 728 янгын чыгу очрагы теркәлгән, узган ел тиңдәш периодына караганда 12,4% күбрәк (648). Җирле идарә органнары белән коры чирәм һәм чүптән 1365 торак пункт чистартылды, 45 су тәэмин итү чыганагы булдырылды, өстәмә 36 мотопомпа сатып алынды, тагын 211 янгын техникасы булдырылуы карала. 

      Россия янгынчылыгының 365-еллыгына һәм алдагы Бөек Җиңү 69-еллыгына багышланган тантаналы чара Татарстан Республикасы федераль янгынга каршы хезмәт 8нче отряд 52нче янгын часте территориясендә узды. 3 ел элек мөселман гыйбадәт йорты һәм православ часовня төзелгән территориядә Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл һәм хәрби эшчәннәренә һәйкәл барлыкка килде. 5 очлы кызыл йолдыз формасындагы Стеланы Россия, Татарстан Республикасы һәм Россия МЧС флаглары янында урнаштырдылар. Чараны Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Хәбибуллин Рафис Җәүдәтович ачты.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 69 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 7 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 1 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда  9 янгын. 1 кеше һәлак булган.  

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, ут төртүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 3 янгын, җитештерү җиһазны монтажлау һәм эзерләү, конструкциядә җитешсезлек булу аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес кулланмау аркасынд – 2 янгын.   

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 16 тапкыр чыктылар. 3 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 4 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. Шуларның 3се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 6 тапкыр.


6
май, 2014 ел
сишәмбе

      Бүген Татарстан Республикасы РФ МЧС Баш идарәсендә һәм Татарстан Республикасы МЧС эш көне эвакуациядән башланды. Сигнал яңгырау белән норматив буенча 7 минут эчендә 192 хезмәткәр эвакуация юлы аша урамга чыгып бүлекләр буенча тезелделәр. Чара Министрлар Аппараты Кабинеты йөкләмәсе аша башкарылды. Шартлы янгын йортның бишенче катында бухгалтерия бүлмәләренең берсендә чыкты. Янгынчылар вакытында урынга килеп җитте, махсус янгын техникасы урнаштырылды. Эш тиз һәм оператив башкарылды.

      Янгын чыгу вакытында ирекле янгынчылык хезмәткәрләре урынга беренчеләрдән килеп җитә. Иреклеләр ярдәме белән куркыныч нәтиҗәләр кисәтелә. Янгынчыларның авылларга юлы озак (20 минуттан артык вакыт), шуңа күрә ДПО постлары авылларда күбрәк булдырыла.

 

      Җирле газета материалларыннан. С.Ширяев, Чистай районы ОНД өлкән инспекторы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International