ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2014 ел
җомга

Көндез Сарман районында ут белән саксыз эш итү аркасында Сарман авылында торак йорт янып китте. 3 минуттан ТР ПЧ-131 ОФПС-16 дежур караулы һәм алар белән бергә “Ләке” авыл хуҗалыгы оешмасы ДПОсының ирекле янгынчылары  килеп җитте.

Татарстан Республикасы янгын саклау эшчеләре янгыннарны һәм кеше улемен кимәйтү максаты белән системалы рәвештә халык арасында профилактик эш алып бара.

Шулай итеп Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәт итү Апас отрядының Олы Тархан авылын саклау буенча аерым посты эшчеләре Тәтеш муниципаль районының Килдүш авылында киң колачлы эш үткәрде.

Җәйге каникуллар алдыннан Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәт итү Апас отрядының Кошки-Теняково авылын саклау буенча аерым посты эшчеләре Буа муниөипалҗ районының Кошки-Теняково авылының гомумбелем мәктәбе укучылары белән янгын профилактика темасы буенча дәрес үткәрделәр.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 93 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 9 тапкыр.  Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  6 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.


22
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Яшел Үзәндә соңгы этап нигезендә “Татарстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын саклау подразделениесе” караулы байгесе ярышлары тапшырылды. Быел Татарстанда иң яхшы ДПО командасы булыр өчен 44 команда ярышты. АРС-14 машинасы иң әһәмиятле приз итеп уйнатылды. Каты көрәшләрнең нәтиҗәсе буларак Яшел Үзән районы вәкилләре җиңүче булып чыкты. Алар мондый ярышларның күп тапкыр җиңүчеләре.

Бүген Казан Башкарма комитетының гражданнар саклау идарәсе башлыгы җыелма эвакуация пунктының кешеләр кабул ителү әзерлеген тикшерде. №52 җыелма эвакуация пункты Казан Башкарма комитетының башлыгы Карарына туры китереп оештырылган. Бу эвакуация пункты 6289 кешене коткарып чыгара ала.

Янгын-техник күнекмәләрен алыр өчен, балаларда янгын сүндергән вакытларда осталык һәм батырлык үстерер өчен ТР Түбән Кама муниципаль районының надзор эшләр отделы һәм ТРО ВДПО Түбән Кама бүлеклеге, Түбән Кама шәһәренең Янгынга каршы пропаганда һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнеш үзәге белән бергә Түбән Кама муниципаль районының белем учреждениеләренең сигезенче класс укучылары арасында яшь янгын сүндерүче дружиналар ярышлары уткәрелде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 98 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 5 тапкыр.  Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше зарар булган, 1 кеше коткарылган.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга  3 тапкыр чыктылар.

Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр,  башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.


21
май, 2014 ел
чәршәмбе

Быел Татарстан Республикасының барлык торак пунктлары янгын формированиеләрнең ышанычлы саклауында булачак. Бүген “Добровольная пожарная охрана РТ” җәмәгать оешмасының советы председателе Алик Назмутдинов аерым янгынга каршы режим һәм ирекле янгын саклау үсеш эшенең нәтиҗәләүенә багышланган брифингта шулай дигән.

Бүген Казанда ВДПОның Татарстан региональ бүлеге йортында Бөтенроссия янгын куркынычсызлык буенча балалар иҗаты бәйгесенең республика этабы җиңүчеләренә бүләк бирүе узды. Балаларга бүләкләр генә бирелмәде, аларга җәйге каникуллар алдыннан куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында да искә төшерделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International