Янгыннан сакланыр өчен балалар күбесен белергә тиеш. Балалар белән янгын куркынычсызлыгы дәресе

2014 елның 23 мае, җомга

Җәйге каникуллар алдыннан Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәт итү Апас отрядының Кошки-Теняково авылын саклау буенча аерым посты эшчеләре Буа муниөипалҗ районының Кошки-Теняково авылының гомумбелем мәктәбе укучылары белән янгын профилактика темасы буенча дәрес үткәрделәр.

Бы эшнең максаты – балаларны башлангыч куркынычсызлык кагыйдәләренә, янгын туктату чараларына һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуда дөрес эшләргә өйрәтү.

Балалар белән эшләү иң мөһимнәреннән берсе, шуңа күрә балаларның гомерләренә куркыныч янгыннарны кисәтер өчен янгын саклау эшчеләре нәрсә генә эшләми. Балаларга янгын куркынычсызлык белемен балачактан ялгарга кирәк, һәм монда баш рольне, әлбәттә, ата-ана да уйный. Шулай да бу эштә янгын саклау эшчеләренә соңгы роль бирелми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International