Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 98 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 19 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 5 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 4 янгын. 1 кеше зарар булган, 1 кеше коткарылган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 4 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар. 1 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 3 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Шуларның 4се ишекләрне ачу буенча, ДТПга – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
21.05.2014 ел 14.13 Бөгелмә шәһәре, 2нче Вагонная урамы, 12 нче йорт.
Ут бер катлы бүрәнәле йортта чыга. Мәйданы 30 кв.м. Янгын сүндерүчеләр килгәнче күршеләр ут чыккан йортның хуҗасын коткаралар. Аны ашыгыч медицина хезмәткәрләренә тапшыралар. Янгынның сәбәбе- - ут белән саксыз эш итү.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.