Быел Татарстан Республикасының барлык торак пунктлары янгын формированиеләрнең ышанычлы саклауында булачак. Бүген “Добровольная пожарная охрана РТ” җәмәгать оешмасының советы председателе Алик Назмутдинов аерым янгынга каршы режим һәм ирекле янгын саклау үсеш эшенең нәтиҗәләүенә багышланган брифингта шулай дигән.
Аның сүзләре буенча, хәзер республикада янгын подразделениеләрнең норматив буенча 20 минутта килеп җитә алмый торган барлыгы 17 торак пункт калган. Шундый торак пунктлар 8 муниципаль районда урнашкан. Шул авылларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен биш ирекле янгынчылар отрядын оештырырга кирәк. “Бу ел эчендә җитми торган подразделениеләр оештырылачак”, - белдерде “Добровольная пожарная охрана РТ” җәмәгать оешмасының советы председателе.
Моннан башка, ММЧ вәкилләренә республика территориясендәге аерым янгынга каршы режим нәтиҗәләре турындагы информация бирелде. Аны ТР МЧС Россия Баш идарәсенең УНД административ практика бүлеклеге башлыгы, эчке эшләр полковнигы Илдар Хәнипов тавышландырды.
2014 елның узган выкыты эчендә Татарстан Республикасында 1228 янгын чыкканын сөләде (бу былтыргы тиңдәш вакытына караганда 1,05% кимрәк (1241 янгын)). Янгынларда 88 кеше үлгән (бу былтыргы тиңдәш вакытына караганда 4,35% кимрәк (92)), алардан 1 бала улгән (былтыргы тиңдәш вакытына караганда 83,33% кимрәк (6)), 87 кеше яраланган (былтыргы тиңдәш вакытына караганда 17,14% кимрәк (105)).