Бүген Казан Башкарма комитетының гражданнар саклау идарәсе башлыгы җыелма эвакуация пунктының кешеләр кабул ителү әзерлеген тикшерде. №52 җыелма эвакуация пункты Казан Башкарма комитетының башлыгы Карарына туры китереп оештырылган. Бу эвакуация пункты 6289 кешене коткарып чыгара ала.
Күнегүләрдә катнашыр өчен СЭП № 52 шәхси составы тартылды. Күнегүләрдә ОВР, ГО и ОТ Департменты белән бергә кирәкле документлар эшләүе узды, шәхси состав әзерләнүе, аларның милекләр барлыгы тикшерелде, күнегүләрнең максатлары һәм йомышлары турында аңлату эшләре уздырылды.
Җыелма эвакуация пункты составына хәбәр итү һәм связь, теркәү һәм барлау, колонналар формалаштыру, хисап, җәмәгать тәртибен саклау, транспортны тәэмин итү, ышык урын табу төркемнәре керә. Алардан башка, ана белән бала бүлмәсе, медицина пункты, радиация һәм химия күзәтүе посты һәм белешмә өстәле бар. Күнегүләрдә хезмәтләрнең барлыгы әйбәт әзерләнүен, җиһазландырылуын күрсәтте.