Ирекле янгын сүндерүчеләрнең саллы ярдәмнәре

2014 елның 23 мае, җомга

Көндез Сарман районында ут белән саксыз эш итү аркасында Сарман авылында торак йорт янып китте. 3 минуттан ТР ПЧ-131 ОФПС-16 дежур караулы һәм алар белән бергә “Ләке” авыл хуҗалыгы оешмасы ДПОсының ирекле янгынчылары  килеп җитте.

Подразделениеләр килеп җитүенә веранда һәм чарлак кат яна иде. Берничә минуттан ярдәмгә ДПО ОАО «Сармановское МПП ЖКХ» су ташый торган «ГАЗ-53» машинасы, ДПО «ГАОУ СПО Аграрный колледж» су ташый торган «ГАЗ-52» машинасы һәм ДПО «Сармановский участок ОАО Татавтодор» 8 т су ташый торган «Камаз» машинасы килеп җитте. Каты җил янгын сүндерүне кыенлаштырды. Янгынга каршы сугышка бер сәгатькә якын вакыт китте. Янгынчылар һәм иреклеләр берләшкән көчләренә күрә янгын янәшә торак йортларга сикерә алмады. Коткарылган милекнең алдан суммасы 500 000 сум.

Чүпрәле районының Матак авылында ирекле янгын сүндерүчеләр беренче булып яна торган сарайны сүндерә башлады, чөнки ул вакытта ТР ПЧ-114 ФПС янгын расчеты 15 км араны уза иде.

Бер кеше составындагы ДПО «Матаки» автоцистернасы килеп җитүенә каралтылар яна иде, түбә өлеше җимерелгән иде. Сәгать 00:03 янгын җиренә ДПО «Мочалей» МТЗ 1221 тракторы (10 т сыйдырыш) килеп җитте. Баш янгын подразделениеләре килеп җитүенә иреклеләр янгынны контрольгә алдылар. Ә ТР ПЧ-114 ФПС янгынчылары иреклеләргә янгынны бөтенләй сүндерергә булышты һәм ярты сәгать эчендә янгын юкка чыкты. Янгынның алдан сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International