Татарстан Республикасы янгын саклау эшчеләре янгыннарны һәм кеше улемен кимәйтү максаты белән системалы рәвештә халык арасында профилактик эш алып бара.
Шулай итеп Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәт итү Апас отрядының Олы Тархан авылын саклау буенча аерым посты эшчеләре Тәтеш муниципаль районының Килдүш авылында киң колачлы эш үткәрде.
Шул эш нигезе эчендә җирле үзидарәчелек башлыгы белән бергә көндәлек тормышта, электр приборларын куллану вакытында янгын куркынычсызлык таләпләрен үтәү кирәген аңлату әңгәмәләре үткәрелде. Аерым игътибар иҗтимагый яклаусыз халык катлавларына, уңышсыз гаиләләргә һәм спиртлы эчемлекләр явыз эчә торган кешеләргә бирелә. Шулай ук Чүпрәле муниципаль районының Хорновар-Шәгали авылында Татарстан Республикасының янгынга каршы хезмәт итү Апас отрядының Новый Убей авылын саклау буенча аерым посты эшчеләре торак йортларны урап чыкты. “Жилище-2014” янгын-профилактик операциясе нигезе эчендә торак секторда куркынычсызлык чаралары турында әңгәмәләр үткәрелде. Авылда торучыларга белешмәлекләр бирелде. Шундый систематик эш кешеләрдә янгын проблемалары реальлеген һәм янгынга каршы нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәү кирәген төгәл аңлауын формалаштырырга тиеш.