Республика буенча янгын куркынычсызлык балалар бәйгесе җиңүчеләренә ВДПОдан бүләкләр бирелде.

2014 елның 21 мае, чәршәмбе

Бүген Казанда ВДПОның Татарстан региональ бүлеге йортында Бөтенроссия янгын куркынычсызлык буенча балалар иҗаты бәйгесенең республика этабы җиңүчеләренә бүләк бирүе узды. Балаларга бүләкләр генә бирелмәде, аларга җәйге каникуллар алдыннан куркынычсыз тәртип кагыйдәләре турында да искә төшерделәр.

Барысыннан Бөтенроссия республика этабы бәйгесендә бөтен районнардан 25 мәктәпкәчә һәм мәктәп яшлек балалары приз алды. Кызганычка каршы, ерак юллар аркасында приз алучылар Казанга якындагы районнардан һәм шәһәрләрдән генә килде. Калган җиңүчеләр урынчыл ВДПО булекләрендә бүләкләнде. ВДПО һәм Татарстан Республикасы МЧС РФ Баш идарәсе вәкилләреннән торган республика комиссиясе адресына 560 рәсем, декоратив-прикладной һәм техник эшләре, килде.

Бәйгенең кечерәк катнашучылары үз шедеврларын ата-аналары белән эшләде. Мондый коллектив гайләле эш ата-ана белән балаларын гына берләштерми, ул өлкәннәргә балалрда ут чыганакларына дөрес мөнәсәбәт тәрбияләргә дә булыша.

Бәйге оештыручылар билгеләтүенчә, быел балаларның эшләре агылышы бигрәк тә зур. Бәйгедәге төрле материаллардан ясалган шедеврлар күптөрлелекле дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International