Түбән Камада яшь янгын сүндерүче дружиналар ярышлары

2014 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Янгын-техник күнекмәләрен алыр өчен, балаларда янгын сүндергән вакытларда осталык һәм батырлык үстерер өчен ТР Түбән Кама муниципаль районының надзор эшләр отделы һәм ТРО ВДПО Түбән Кама бүлеклеге, Түбән Кама шәһәренең Янгынга каршы пропаганда һәм җәмәгатьчелек белән бәйләнеш үзәге белән бергә Түбән Кама муниципаль районының белем учреждениеләренең сигезенче класс укучылары арасында яшь янгын сүндерүче дружиналар ярышлары уткәрелде.

Ярышларда 28 шәһәр һәм дүрт район мәктәбенең командалары катнашты.

Эстафеталар 4 этаптан (100 м) торды:

- 1 этап – койма аша киртәләрне узу;

- 2 этап –  янгын турында телефон аша хәбәр итү;

- 3 этап – янгын машинасыннан яну җиренә су җибәрү;

- 4 этап – хәрби кием кию һәм кул сүндергече белән янгын чыганагын сүндерү.

Барлык командалар нәтиҗәләре арасында түбәндәге мәктәпләр урыннар алды:

- 1 урын – №1 Кама Аланы урта гомумбелем мәктәбе – күчмә кубок, медальләр, мактау кәгазе, дипломнар һәм акчалата түләү бүләкләнде;

- 2 урын – №2 Кама Аланы урта гомумбелем мәктәбе – медальләр, мактау кәгазе, дипломнар һәм акчалата түләү бүләкләнде;

- 3 урын – № 22 гиманазия – медальләр, мактау кәгазе, дипломнар һәм акчалата түләү бүләкләнде.

Ахметова Г. З., Түбән Кама ЦПП и ОС Казан филиалының  методисты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International