Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 93 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, кипкән үләнне сүндерергә - 9 тапкыр. Республикада 11 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 5 янгын. 1 кеше зарар күргән, 1 кеше һәлак булган.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 5 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник чараларын дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 2 янгын, электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 19 тапкыр чыктылар. 4 кеше коткарылган.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 6 тапкыр чыктылар.
Эзләү – коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 8 тапкыр чыктылар. Шуларның 5се ишекләрне ачу буенча, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.
22.05.2014 ел 12.25 Чистай шәһәре, Васнецова урамы, 43, 45 нче йорт.
Ике йорт һәм каралты янды. Мәйданы 262 кв.м. Янган хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр, 1972 елгы ир-ат мәетен таба. Фаҗиганең сәбәбе – төтен чыга торган юлның төзек булмау.
22.05.2014 ел 18.00 Бориского бистәсе, Запорожская урамы, 44 нче йорт.
Бер йорт һәм каралты янды. Мәйданы 120 кв.м. 1986 елгы хаты-кыз тән җәрәхәтләрен ала. Янгынның әбәбе - электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.