Уку һәм методика дәресе “Пламя” балалар савыктыргыч лагерында булды. Анда өч көнгә республиканың төрле белем бирү йортларының студентлары республика әйдәүчеләр мәктәбе нигезендә балаларның җәйге ялын әзерләү буенча семинарда катнашыр өчен җыелдылар.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 51 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 янгын, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда 2 янгын.
Кырым Республикасы Бакчасарай районының делегациясе Яшел Үзән муниципаль районына килделәр. Искә төшереп, Кырым кунаклары районыбызга инде былтыр килгәннәр иде. Чираттагы эш сәфәрендә Кырымлылар Яшел Үзән районы Бердәм кизү диспетчер хезмәтенең эше белән таныштылар.
Ленин ур. буенча яр буе районында Кама елгасында бер ир-ат батканы турында хәбәр 12:50 дә килде. Ул яр буеннан 500 метрда боз астына төшеп киткән иде. Өч минуттан ук ТР буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 128 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең кизү каравылы килеп җитте. Зыян күрүче ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырылган. Коткару операциясен үткәрүгә 15 кеше һәм 5 берәмлек техника, шул исәптән ГТХМ нан 10 кеше һәм 3 берәмлек техника тартылган иде.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 48 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 1, ялган чакыру буенча – 15, янусыз кыска ялганыш аркасында – 2, ризык көю аркасында – 2, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12. Республика янгын сүндерүчеләре 4 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 2.
Бүген Теләче районында Караширмә торак пунктыннан ерак түгел Зур Мишә елгасында боз агу вакытында күпер астында боз тыгылмас өчен шартлату эшләре узды. Татарстан территориясендә Казан югары хәрби башлык училищесенең Русия Оборона министрлыгы шартлатучылары ГТХМ коткаручылары белән шартлау эшләрен башкарган быел бу беренче район.
2016 елның 31 нче мартында Норлат муниципаль районы, Клиновка тимер юлы разъезды адресы буенча торак йортта ике кешенең ис газы белән агулануы турында хәбәр килде. 1968 елгы ир-ат һәм 1969 елгы хатын-кыз һәлак булган. Вакыйганың сәбәпләре ачыклана. Үлүнең чамаланган сәбәбе – мичтән чыккан ис газы белән агулану.
Янгын сүндерү хезмәте елын үткәрү, шулай да Русия янгын сүндерү хезмәте барлыкка килү көненең 367 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү нигезендә Татарстан Республикасы Янгынга каршы хезмәтнең Чистай отряды Иске Рәҗәп авылын саклау буенча аерым постның эшчеләре балалары өчен ачык ишекләр көнен оештырган.
Узган тәүлектә чакыру буенча янгын сүндерү бүлекләре 44 тапкыр ярдәмгә чыккан. Шул исәптән чүп-чар януга – 2, ялган чакыру буенча – 17, янусыз кыска ялганыш аркасында – 1, ризык көю аркасында – 1, башка хезмәтләр белән үзара эшләүгә – 12, башкаларга – 1. Республика янгын сүндерүчеләре 6 янгынны сүндергән, шул исәптән торак секторда – 6. 2 кеше зыян күргән, 2 кеше коткарылган.
Медик-студентлар юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәткәннәр, ә коткаручылар шул һәлакәтнең нәтиҗәләрен бетергәннәр иде. Шундый сценарий буенча бүген “Булгаравтоваз” территориясендә күнегү базасында Казан дәүләт медицина университеты студентлары өчен өйрәнү һәм методика дәресләре үтте.