10 июньдә сәгать 17.00 дән Яр Чаллы шәһәре территориясендә Татарстан Республикасы, Яр Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 134 (53/28) адресы буенча күп фатирлы торак йортта беренче чираттагы чараларны үткәрү һәм тартылган көчләрнең һәм чараларның үзара эшен оештыру максаты белән, гадәттән тыш хәлне бетерер өчен гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү территориаль система астының җирле звеносының идарә итү органнары һәм көчләре өчен гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
2016 елның 12 нче июленә сәгать 10.00 гә:
- Русия ГТХМ ПРПСО Яр Чаллы филиалы коткаручылары 2 нче керүнең 4 нче һәм 5 нче катларда фатирларда өемнәрне бөтенләй сүтеп бетергән, 2 нче һәм 3 нче катларда өемнәр кисәкчә сүтелгән;
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 59 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 25 тапкыр, кыска ялганыштан – 6 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 10 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 3 янгын, бакча йортында – 1 янгын. 1 кеше һәлак булган.
2016 елның 10 нчы июлендә 12 сәгать 24 минутта янгын турында хәбәр килгән.
Республика су объектларында кешеләр бигрәк тә балалар үлү күрсәткечләре район җитәкчелеген һәм ГТХМ хезмәткәрләре шактый борчый. Яшел Үзәнлеләр ял итү урыннары буенча бердәм рейдларда ГИМС инспекторлары, Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитетының җәмәгать иминлеген тәэмин итү буенча баш белгечләре, Яшел Үзән муниципаль районы буенча гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр идарәсенең белгечләре, федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отрыд хезмәткәрләре һәм ОСВОД эшчеләре катнашкан. Төп максат – кисәтергә һәм аңлатырга гына түгел, ә бу мәртәбә су объектларда кешеләрнең гомерен саклау кагыйдәләрен үтәмәүчеләргә җәза бирергә дә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча –16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 5 янгын, транспорт чарада – 2 янгын. 3 кеше зарар күрде, 6 кеше коткарылды.
Кешеләр Кама Тамагы районы Сөйки авылы янында Идел елгасы яр буенда мемориаль комплекс янында җыелган. 2011 елның 10 нчы июлендә һәлак булганнарны искә алырга туганнар, якыннар һәм котыла алганнар килгән. Истәлекле чарада Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Су объектларда иминлек бүлеге башлыгы Юрий Венедиктов, ТР хезмәт, эш һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Павел Лоханов, “Булгария” теплоходы пассажирларын һәм экипажын коткару буенча операция оештырган “Арабелла” туристик теплоходы капитаны Роман Лизалин һәм шул куркыныч гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүчеләр катнашканнар.
12:24 тә Яр Чаллы шәһәрендә 9 катлы өйнең 3 нче каттагы фатирда янгын турында хәбәр килде. Ут балконнар аша өч фатирга таралган. Өй керүләреннән 104 кеше эвакуацияләнгән. Алты кеше коткару битлеге ярдәме белән газ һәм төтен саклау хезмәтенең төркемнәре белән өстәге катлардан каты төтенләнгән зонадан коткарылган. Бер кызны (йөри алмый торган инвалид) янгын сүндерүчеләр, аңа сулау битлеген биреп, куллары белән алып чыккан. Тагын җиде кеше янгын автобаскычы буенча коткарылган.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 92 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча –42 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр. Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 5 янгын. 1 кеше коткарылган.
“Ефәк юл-2016” ралли региональ этабы Казанда 9 нчы июльдә башланган. Сәгать 18:00 дә махсус салынган ком юлы буенча Сибгать Хәким урамы буйлап чабыш башланган. 30 дәан артык илне вәкил итә торган 120 дән артык юл чите машинасы һәм йөк автомобиле профессиональ йөртү осталыгын күрсәткән. Казансу елгасында Кремль транспорт дамбасыннан “Миллениум” күперенә кадәр урында ГИМС хезмәткәрләре кизү торган.