Русия ГТХМ да Янгын сүндерү хезмәте елы: Яшел Үзән янгын сүндерүчеләре профессиональ осталыкта ярышкан

2016 елның 28 июле, пәнҗешәмбе

Русия ГТХМ системасында Янгын сүндерү хезмәте елы чикләрендә Татарстан республикасы буенча 8 ФПС отрядының уку-күнегү комплексы нигезендә газ һәм төтен саклау хезмәтенең (ГДЗС) звенолары арасында зональ ярышлар үткән. Бу мәртәбә ярышларда 13 иң көчле төркем катнашкан. Хәрбиләштергән бүлекләр арасында беренче урынны 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең төркеме алган. Икенче нәтиҗә ПЧС-34 төркемендә. 53 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең газ һәм төтен саклаучылары өченче урынны алганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International