Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 114 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 21 тапкыр, ялган чакырулар буенча –50 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 12 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 8 янгын.
Татарстан Республикасы Кече көймәләр дәүләт инспекциясе 2016 елның 9 нчы июлендә сәгать 6:00 дән 23:00 гә кадәр Казансу елгасында Кремль транспорт дамбасыннан “Миллениум” күперенә кадәр кече көймәләрне, шулай да җилкәнле, прогулка, спорт, шул исәптән гидроцикллар, байдаркалар, ишкәкле көймәләрне куллануның тыелуы турында хәбәр итә.
2016 елның 4 нче июленнән 8 нче июленә кадәр Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның, территорияаль бүлекләрнең һәм идарәара учреждениеләрнең тынычлык һәм сугыш вакытында алдан билгеләнгән гамәлләргә әзерләү буенча тактика һәм строй укулары үтә иде. Куелган максатлар сыйфатлы һәм вакытында ирешелгән, уку мәсьәләләре тулы күләмдә эшкәртелгән. Барлык табылган искәрмәләр бетерелгән, ә бүлекләрнең шәхси составы өстәмә белем һәм осталык алган.
2016 елның 8 нче июлендә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенә эш визиты белән Русия ГТХМ Идел буе региональ үзәге башлыгы эчке хезмәт генерал-полковнигы Игорь Владимирович Паньшин килде. Визит нигезендә ул Баш идарәсенең структура бүлекләре һәм федераль янгынга каршы хезмәтнең килешү бүлекләре җитәкчеләре, шулай да саклана торган объектларның җитәкчелеге белән килешү бүлекләренең эш нәтиҗәлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Шулай да киңәшмәдә Татарстан Хөкүмәте һәм республика финанс министрлыгы вәкилләре катнашкан.
2016 елда көндез 9 нчы июльдән төнлә 10 нчы июльгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә актив фронталь аерылулар үткәндә һәм циклон барлыкка килгәндә урыны белән яшенле яңгырлар, каты һәм бик каты яңгыр, 15-20, урыны белән 25 м/с кадәрь исеп китүләр белән көчле җил, аерым районнарда боз явымы көтелә.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 84 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 16 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 36 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 1 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 14 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 1 янгын, каралтыда – 3 янгын.
Русия ГТХМ ның “Йөзәргә өйрән” акциясенең икенче Казан этабында дистәләрчә бала катнашкан. Чара Казанда “Нижнее Заречье” пляжында бик уңышлы үткән. Анда Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе ГИМС Үзәгенең хезмәткәрләре, йөзү буенча спорт мастерлары, “Казаноргсинтез” бассейнының спорт йөзү мәктәбенең тренерлары, ГТХМ һәм ОСВОД коткаручылары катнашкан. Моннан башка, бу бөтенрусия акциясе нигезендә ГИМС дәүләт инспекторлары балалар савыктыргыч лагерларында һәр сменада йөзү һәм суда үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату буенча дәресләр үткәрәләр.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 74 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 24 тапкыр, кыска ялганыштан – 3 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 6 янгын, каралтыда – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.
Ашыгыч хезмәтләрнең 100 дән артык кешесе, 20 дән артык йөзү чарасы һәм башка техникасы Идел елгасы суында теплоход һәм кече көймә авариясе белән бәйле берләшкән авария-коткару эшләрен үткәрү тәртибе буенча махсус тактика күнегүләрендә катнашкан. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның хезмәткәрләреннән башка күнегүләрдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Катастрофалар медицинасы үзәге, Казан районы су юллары һәм суднолар йөреше, Казан елга порты, Русия ЭЭМ Транспортта Казан линия идарәсе, ЭКОСПАС Казан үзәгенең вәкилләре дә катнашкан.
Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 81 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 30 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 3 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.