Тәүлек эчендә Татарстанда 7 янгын чыккан

2016 елның 29 июле, җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 98 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 45 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 15 тапкыр. Республикада 7 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 6 янгын.

Сәбәпләре: транспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын,   ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, яшеннән – 2 янгын,  электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

 ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 11 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.  

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 9 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр,  суда югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.

28.07.2016 ел 15.11 Яшел Үзән шәһәре, Малая Красная урамы, 1 нче йорт.

Биш катлы кирпеч торак йортта дүртенче каттагы фатирда ут чыга. 2 кв.м. мәйданында диван янды. Янгын сүндерүчеләр баскыч буенча 11 кешене коткарды (шуларның берсе бала). 1996 елгы хатын – кыз зарар күрде. Янгынның сәбәбе - электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү.

28.07.2016 ел 16.15 Югары Ослан МР, Матюшино һәм Ташевка торак пунк арасында, Идел елгасы.

МЧС коткаручылары судан, 1962 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – кече судналар белән идарә иткән вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.   

28.07.2016 ел 03.10-04.15 Казан шәһәре, М.Чуйков урамы, Күл.

1984 елгы ир кешедән 37 яшьлек дустын югалту турында хәбәр килә. Хәбәр буенча килгән коткаручылар, югалган ир-атны күлдә табалар һәм хокук саклау органнарына тапшыралар.

 Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•         Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•         Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•         Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•         Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•         Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•         Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•         Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International