2016 елның 25 нче июлендә 20.31 дә Казанда торак йортның 7 нче каттагы тәрәзәдән кибетнең металл түбәсенә 12 яшьлек кыз (диагноз – ДЦП) төшеп китү турында хәбәр килгән. 20.40 та вакыйга урынына Казан башкарма комитетының гражданнарны саклау идарәсенең эзләү-коткару отряды коткаручыларының кизү сменасы килгән. 20.57 дә альпинист кирәк-яраклары ярдәме белән коткаручылар кызны каты носилкада эвакуацияләп ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырганнар.