Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 82 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 14 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 34 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр. Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 4 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 3 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 9 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 10 тапкыр чыктылар. ДТПга – 1 тапкыр, ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 1 тапкыр, төрекөмешне җыю буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 4 тапкыр.
26.07.2016 ел 00.37 Питрәч МР, Көек авылы, Көек елгасы.
МЧС коткаручылары судан, 1980 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.
26.07.2016 ел 19.15 Чистай шәһәре, Кама елгасы.
ГИМС хезмәткәрләре бата торган, 1987 елгы ир-атны коткардылар. Икенче баткан, 1987 елгы ир-атны МЧС коткаручылары эзлиләр. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.