Өйрәнүләр “искиткеч” билгесе белән үтте. Лаеш районында Африка дуңгыз чумасы чыганагы бетерелгән

2016 елның 26 июле, сишәмбе

Лаеш шәһәрендә берләшкән эпизоотиягә каршы күчмә һәрвакыт әзер отряд белән “Торак пунктта Африка дуңгыз чумасы чыганагын табу, локальләштерү һәм бетерү” темасына махсус тактик өйрәнүләр уңышлы үткән. Берләшкән отрядның барлык эшләрен һәм эпизоотик чыганакта эшләрне алып бару үзенчәлекләрен Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы урынбасары Андрей Орлов, ТР Лаеш Районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗиб Хаҗипов, ТР Министрлар Кабинетының ветеринария баш идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Гыйбәдуллин карап торган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International