Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 90 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 23 тапкыр, коры үләнне сүндерергә – 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 29 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 6 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр. Башка чакырулар буенча – 1 тапкыр. Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 2 янгын, бакча йортында – 2 янгын, печәнлектә – 2 янгын.
Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 3 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, балалар шуклыгы аркасында – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 тапкыр.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 8 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга –9 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, суда югалган кешене эзләү буенча – 2 тапкыр, бармактан балдакны салдыру буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 7 тапкыр.
27.07.2016 ел 19.30 Питрәч МР, Питрәч авылы, Яшел урамы, 28 нче йорт.
Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыга. Мәйданы 110 кв.м. Янгынны сүндергән вакытта янгын сүндерүчеләр, 1959 елгы хатын – кыз мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.
27.07 2016 ел 20.35 Яшел Үзән шәһәре, Камаров урамы, 19 нчы йорт.
Тугыз катлы торак йортта тугызынчы каттагы өч бүлмәле фатирда аш бүлмәсендә газ плитәсе янды. Мәйданы 0,5 кв.м. Янгын сүндерүчеләр килгәч йорт янында, 1979 елгы ир-ат мәетен табалар. Янгынның сәбәбе – газ җиһазын кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.
27.07.2016 ел 14.10 Чистай шәһәре, Кама елгасы
МЧС коткаручылары судан, 1987 елгы ир-ат мәетен чыгардылар һәм хокук саклау органнарына тапшырдылар. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
27.07.2016 ел 17.26 Чистай шәһәре, Кама елгасы
ГИМС хезмәткәрләре бата торган, 1998 елгы егетне һәм 2000 елгы малайны коткардылар. Ашыгыч ярдәменнән баш тарттылар. Вакыйганың сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.