2015 елның 11 нче мартында Казанда “Адмирал” сәүдә үзәгендә эчке хезмәт подполковнигы Сергей Костин җитәкчелегендә булган газ һәм төтен саклау хезмәте звеносы өемнәр астыннан биш кешене коткарырга җитешкән. Подполковник Костин үзе соңгы булып чыккан иде. Эвакуация вакытында бина төзелешләре ишелгән. Аның мәетен өемнәр астында 13 нче мартта 10.30 да тапканнар. Сергей Алексеевич Костин Батырлык ордены белән бүләк ителгән (үлгәннән соң).Татарстан Президенты карары буенча Костиннар гаиләсе өчен күп катлы йортта уңайлыланган 3 бүлмәле фатир сатып алынган. Шулай да Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы ГТХМ бүлекләре хезмәткәрләренең ирекле иганәләренә Костинга кабер ташын куярга карар ителгән.