ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

2016 елның 28 нче декабрендә 19 сәгать 25 минутта 14 яшьлек малайны кар белән күмелгәне, аны табып булмаганы һәм ярдәм кирәге турында хәбәр килгән. Малай таудан 6 метр тирәнлектәге ярга шуып киткән, аның артыннан кар лавинасы ычкынган, шуннан соң малай күздән югалган.Яр Чаллы эзләү-коткару отряды кинология төркеменең эте чамаланган урынга күрсәткән. 20 сәгать 16 минутта коткаручылар 1 тирәнлектә кар белән өелгән малайны чыгарганнар. Чамалана торган диагноз – туңу, хастаханәгә яткызганнар.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 1 янгын.


28
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Коткаручыларның һөнәри бәйрәме көнендә Казан шәһәрендә тора торган дүрт яшьлек Тамерланның күптәнге хыялы чынга ашты. Малайның яңа елга мандариннар һәм янгын сүндерү машинасын аласы килгән иде. Тамерланның гаиләсе – ул үзе һәм әние, икесе дә сәламатлек проблемаларын кичерә, эшләп алынган акчаның төп өлеше даруларга китә. Телевидение сюжетына күрә аларга ничектер ярдәм итеп булды инде. Малайның яңа ел мөрәҗәгатьнамәсен күргәч, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин гаиләне табып хыялны тормышка ашырырга бурыч куйган.

Русия Федерациясе Коткаручы көненә Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсендә зур бәйрәм концерты үтте. Гадәттәгечә бай иҗади программа булган һәм бик күп күңелле сюрпризлар. Дәүләт башлыгыннан башка, баш идарәсе һәм министрлык адресына күп котлау телеграммалары килгән. Шул исәптә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановтан, Министрлар Кабинетыннан, Дәүләт Советыннан, Президенты Аппаратыннан, шулай да төрлек министрлыклардан һәм идарәчелекләрдән.

Гадәттән тыш идарәчелек каләм виртуозларын, репортаж мастерларын, оста фотокорреспондентларны, радио алып баручыларын һәм гадәттән тыш блогерларны янгын сүндерүчеләренең һәм коткаручыларның эшен яхшы яктырткан өчен сигезенче тапкыр билгели. Тантаналы бүләкләү Татарстан Республикасы Гамәли янгын сүндерү спорт Дан Залында үтте. Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы ГТХМ министры Рафис Хәбибуллин янгыннар, гадәттән тыш хәлләр профилактикасы һәм су объектларында иминлек тәэмин итү сорауларында халыкны белдерү өлкәсендә тыгыз һәм нәтиҗәле эш кирәк булганны билгеләде.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 44 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 13 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 0 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 11 тапкыр.  Республикада 6 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын, бакча йортында – 1 янгын.  


27
декабрь, 2016 ел
сишәмбе

Русия Федерациясе Коткаручы көненә бүген “Казан” гаилә үзәге алдында мәйданда Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны бүлекләренең хезмәткәрләренә янгын сүндерү һәм коткару техникасының яңа үрнәкләрен бирү тантанасы үткән. Автомобиль ачкычларын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков биргән иде. Төрле максатлар өчен кулланыла торган 16 автомобиль Татарстан Республикасы Президенты боерыгы буенча сатып алынган.

2016 елның 26 нчы декабрендә 23 сәгать 26 минутта Казан шәһәре Киров районында шәхси йорт януы турында хәбәр килгән. Янгын нәтиҗәсе буларак, тамбур, кухня, 20 кв. м мәйданда бүлмәнең стена өлеше һәм түшәме янып беткән. Беренче янгын сүндерү бүлекләре килеп җиткәнгә кадәр өч ир-ат үлгән (өске кыш киемендә һәм аяк киемендә булганнар). Янгынның сәбәбе ачыклана.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын. 3 кеше һәлак булган.


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы ГТХМ дәүләт хезмәткәрләре “Буревестник” йөзү бассейнында “Готов к труду и обороне” Бөтенрусия физкультура һәм спорт комплексының соңгы нормативларын бирер өчен җыелганнар. Төрле яшь группаларында катнашучылар гимнастик эскәмиядә яисә идәндә туры аяклар белән бөгелүчәнлеккә иелю, аркада яткан килеш гәүдә күтәрү, турникта гәүдә күтәрү, идәннән куллар белән күтәрелү башкарган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International