ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2017 ел
дүшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 45 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 10 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 4 тапкыр. Республикада 8 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 1 янгын.


1
гыйнвар, 2017 ел
якшәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 16 янгын очрагы теркәлгән.  Торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 6 янгын, бакча йортында – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


30
декабрь, 2016 ел
җомга

Яшел Үзән районында бер авылда 8 нче отрядның хезмәткәрләре, Янгын сүндерү хезмәте елына багышлап, хоккей ярышларын оештырган. Бу хоккей турнирларын оештыручының берсе, Рәнис Закиров, хәзер 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегендә эшли. Нәкъ ул Русия Коткаручы көне алдыннан чираттагы ярышларны үткәрергә тәкъдим керткән. Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының җитәкчелеге яшь хезмәткәрнең уен яклап, чараны оештырырга булышкан.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 40 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 2 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 4 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 6 тапкыр.  Республикада 5 янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 4 янгын.

Альберт Гайфетдинов, Яшел Үзән муниципаль районы буенча Күзәтү һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы “Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе күзәтү һәм профилактика эшләре бүлегенең иң яхшы хезмәткәре” исемендә Бөтенрусия “Кыюлык йолдызнамәсе” фестивале чикләрендә үткәрелә торган конкурста җиңгән. Җиңүче дипломын Яшел Үзән хезмәткәренә Казанда Русия Коткаручы көненә багышланган тантаналы чарада бүләк иткәннәр.


29
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Гадәттәгечә тантананы Горький ис. Яшел Үзән заводын саклау буенча 52 нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең территориясендә оештырганнар. Җыелганнарны Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәт 8 отрядының башлыгы Зөфә Хәлиуллин сәламләгән. Дин вәкилләре һәм Яшел Үзән янгын сүндерү хезмәтенең ветераннары бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булган.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Алексей Песошин рәислегендә һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашуы белән видео элемтә режимында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең утырышы үткән. Яңа Ел бәйрәмнәре алдыннан утырышта бәйрәм көннәре вакытында халыкның комплекс иминлеген тәэмин итү буенча, шулай да кыш вакытында өзлексез транспорт хәрәкәтен һәм уңайсыз метеорологик хәлләрдә тормыш тәэмин итү системаларының тотрыклы эшен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар буенча сораулар карап тикшерелгән.

Болакта Яшьләр театрында ГТХМ хезмәткәрләренең балаларын бүген Яңа Ел кәефе, сюрпризлар һәм зур шатлык һәм уен-көлке капчыгы көтә иде. Әкияттәгечә бәйрәмне балалар өчен республика гадәттән тыш идарәчелегенең җитәкчелеге оештырган. Кунакчыл Кар кызы кунакларны каршылаган.

Быел Казанда яңа ел фейерверкларын җибәрер өчен бер мәйдан гамәлдә булачак. Ул бөтен янгын иминлеге кагыйдәләре буенча җиһазландырылган. Мәйдан “Мега” сәүдә үзәге артында Гадел Кутуй һәм Альберт Камалеев урамнарының чатында урнашкан. Казан башкарма комитеты Гражданнарны саклау идарәсенең хезмәткәрләре янгын сүндерү расчеты һәм коткаручылар кизү сменасы алдында сынаулы яңа салют җибәрүен үткәргән. Территория чистартылган һәм беренчел янгын сүндерү чаралары белән җиһазландырылаган.

ПСЧ-44 автопаркы яңа янгын сүндерү машинасы белән тулыланган. Янгын сүндерү һәм коткару бүлеге өчен автоцистернаны “Нижнекамскнефтехим” ААҖ сатып алган. Федераль янгынга каршы хезмәт беренче отрядының башлыгы Алексей Шаповалов яңа янгын сүндерү машинасы өчен җәмгыятькә рәхмәт сүзләрен белдергән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International