Тәүлек эчендә Татарстанда 3 янгын чыккан

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 30 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 3 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 11 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 7 тапкыр.  Республикада 3 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 2 янгын, каралтыда – 1 янгын. 3 кеше һәлак булган.

Сәбәпләре: электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана. 

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 4 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 1 тапкыр чыктылар.        

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 4 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, башка чакырулар буенча – 3 тапкыр.

26.12.2016 ел 23.26 Казан шәһәре, Киров районы,  Сабан урамы, 19а йорты.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 20 кв.м. Өч кеше һәлак булды, 1962 һәм 1972 елгы ир-атлар, өченче һәлак булучының шәхесе ачыклана. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International