2016 елның 28 нче декабрендә 19 сәгать 25 минутта 14 яшьлек малайны кар белән күмелгәне, аны табып булмаганы һәм ярдәм кирәге турында хәбәр килгән. Малай таудан 6 метр тирәнлектәге ярга шуып киткән, аның артыннан кар лавинасы ычкынган, шуннан соң малай күздән югалган.Яр Чаллы эзләү-коткару отряды кинология төркеменең эте чамаланган урынга күрсәткән. 20 сәгать 16 минутта коткаручылар 1 тирәнлектә кар белән өелгән малайны чыгарганнар. Чамалана торган диагноз – туңу, хастаханәгә яткызганнар.