Тәүлек эчендә Татарстанда 9 янгын чыккан

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 57 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 6 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 21 тапкыр, кыска ялганыштан – 0 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 2 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 13 тапкыр.  Республикада 9 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 1 янгын.

Сәбәпләре: ут белән саксыз эш итүдән – 1 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 6 янгын, мичне кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын.

ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 6 тапкыр чыктылар.

Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга – 6 тапкыр чыктылар.         

Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 12 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 1 тапкыр, ДТПга – 5 тапкыр, югалган кешене эзләү буенча – 4 тапкыр, башка чакырулар буенча – 2 тапкыр.

28.12.2016 ел 10.25 Югары Ослан МР, Шиланга авылы, Совет урамы, 1 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. 1 кв. м мәйданында урын җирләре һәм идән янды. Янгын нәтиҗәсендә, 1953 елгы хатын – еыз һәлак булды. Янгынның сәбәбе – ут белән саксыз эш итү.

28.12.2016 ел 10.46 Зәй МР, Гулькино авылы, Үзәк урамы, 3 нче йорт.

Бер катлы бүрәнәле торак йортта ут чыкты. Мәйданы 30 кв.м. Янгын нәтиҗәсендә, 1979 елгы ир-ат зарар күрде. Янгынның сәбәбе – сүндерелмәгән тәмәке төпчеге.

28.12.2016 ел 11.05 Нурлат МР, Яңа Әмзә авылы, Ленин урамы, 4 нче йорт.

Бер катлы кирпеч торак йортта ут чыкты. 6 кв.м. мәйданында стена һәм түбә янды. Янгын нәтиҗәсендә ике хатын-кыз һәлак булды, 1927 елгы һәм 1930 елгы. Фаҗиганең сәбәбе – электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрен дөрес үтәмәү.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:

•       Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә

•       Яткан җирдән тәмәке тартмаска   

•        Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга

•        Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска

•        Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска

•        Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә

•        Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска

Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International