Бүген Татарстан Республикасы ГТХМ дәүләт хезмәткәрләре “Буревестник” йөзү бассейнында “Готов к труду и обороне” Бөтенрусия физкультура һәм спорт комплексының соңгы нормативларын бирер өчен җыелганнар. Төрле яшь группаларында катнашучылар гимнастик эскәмиядә яисә идәндә туры аяклар белән бөгелүчәнлеккә иелю, аркада яткан килеш гәүдә күтәрү, турникта гәүдә күтәрү, идәннән куллар белән күтәрелү башкарган. Ир-атлар көчләрен биек турникта күтәрелүдә һәм 16 кг гер күтәрүдә тикшергәннәр. Һәм спорт чарасы ахырында дәүләт хезмәткәрләре бассейнда ирекле стильдә 50 метр йөзгән.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча катнашучыларның күбесе яхшы физик хәзерлеген күрсәткән. Гадәттән тыш идарәчелегенең дәүләт хезмәткәрләре казанган ГТО билгеләрен документлар әзерләнгәннән соң алачак.