Коткаручыларның һөнәри бәйрәме көнендә Казан шәһәрендә тора торган дүрт яшьлек Тамерланның күптәнге хыялы чынга ашты. Малайның яңа елга мандариннар һәм янгын сүндерү машинасын аласы килгән иде. Тамерланның гаиләсе – ул үзе һәм әние, икесе дә сәламатлек проблемаларын кичерә, эшләп алынган акчаның төп өлеше даруларга китә. Телевидение сюжетына күрә аларга ничектер ярдәм итеп булды инде. Малайның яңа ел мөрәҗәгатьнамәсен күргәч, Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин гаиләне табып хыялны тормышка ашырырга бурыч куйган.