Өч кеше үлгән янгында газ баллонының шартлавын булдырмаганнар

2016 елның 27 декабре, сишәмбе

2016 елның 26 нчы декабрендә 23 сәгать 26 минутта Казан шәһәре Киров районында шәхси йорт януы турында хәбәр килгән. Янгын нәтиҗәсе буларак, тамбур, кухня, 20 кв. м мәйданда бүлмәнең стена өлеше һәм түшәме янып беткән. Беренче янгын сүндерү бүлекләре килеп җиткәнгә кадәр өч ир-ат үлгән (өске кыш киемендә һәм аяк киемендә булганнар). Янгынның сәбәбе ачыклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International