ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2016 ел
дүшәмбе

Русия Федерациясе Коткаручы көне профессиональ бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгы – ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры эчке хезмәт генерал-лейтенанты Хәбибуллин Рафис Җәүдәт улы Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе башлыгының һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның шәхси составын һәм ветераннарын котлаган.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 43 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 10 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 15 тапкыр, кыска ялганыштан – 1 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 5 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 9 тапкыр.   Республикада 3  янгын очрагы теркәлгән. Каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.


23
декабрь, 2016 ел
җомга

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 47 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 17 тапкыр, кыска ялганыштан – 5 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 7 тапкыр. Республикада 15 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 9 янгын, каралтыда – 2 янгын, транспорт чарада – 3 янгын.

ГТХМ кадетлар сафларына кабул итүгә багышланган тантаналар Татарстанның Яшел Үзән районы 1 нче Васильево кадетлар мәктәбендә ел саен үткәрелә. Бу мәртәбә кабул итү тантанасында 76 кадет, шул исәптән 17 кыз, катнашкан. Шундый әһәмиятле вакыйга белән балаларны Татарстан Республикасы буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряд башлыгы урынбасары эчке хезмәт капитаны Илшат Шакиров тәбрикләгән. Яшь кадетларны куәтләр өчен аларның ата-аналары, дуслары, югары сыйныф укучылары килгән.


22
декабрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең һәм Татарстан Республикасы ГТХМ ның 100 гә якын кешесе һәм 20 дән артык берәмлек техникасы уңайсыз метеорологик күренешләр нәтиҗәсе буларак халыкның тормышын тәэмин итүе бозылганы һәм авыр юл хәле барлыкка килүе аркасында гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерү вакытында РСЧС территориаль система асты органнарының җаваплавы һәм үзара эш итү буенча комплекслы күнегүдә катнашканнар.

89 нчы янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең хезмәткәрләре Тукай муниципаль районында янгынны сүндергәндә яна торган сарайдан терлекне чыгарганнар. 2016 елның 21 нче декабрендә 14 сәгать 44 минутта Тукай муниципаль районы Яңа Троицкий авылында сарай яну турында хәбәр килгән. Сарайның мәйданы 50 кв. м. Зыян күрүче юк. ПСЧ-89 янгын сүндерүчеләре сарайдан хайваннарны, шул исәптән 2 бәрәнне, 2 дуңгызны, 15 куянны, чыгарганнар. Янгынның исәпләнә торган сәбәбе – электр җиһазны кую кагыйдәләрен үтәмәү.

Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 48 тапкыр ярдәмгә чыккан.  Чүп-чарны сүндерергә 1 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 18 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 3 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 8 тапкыр.  Республикада 10 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 3 янгын, каралтыда – 4 янгын,  бакча йортында – 2 янгын. 3 кеше һәлак булган, 2 кеше зарар булды.   

Сарман районында янгында 2011 елгы малай һәлак булган. 2016 елның 21 нче декабрендә 12 сәгать 5 минутта Сарман районы Саклаубаш авылында өй янганы турында хәбәр килгән.


21
декабрь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының вазифаларын ташкаручысы, Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең рәисе Алексей Песошин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әмере буенча гражданнарның янгын һәм социаль иминлеген тәэмин итү, шулай да  белем бирү, социаль объектлар һәм күп кешеләр җыела торган объектлар әзер булу юнелешләрендә яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәрен каршылауга хәзерләнү сораулары буенча киңәшмә үткәргән.

Дәүләт янгын күзәтү инспекторлары пиротехник әйберләрне сату белән шөгыльләнә торган сәүдә нокталарында янгын иминлеге таләпләрен үтәүне тикшерү буенча рейдларны дәвам итәләр. Бүген ГТХМ хезмәткәрләре Казанның Яңа Савин районында бәйрәм фейерверкларын һәм салютларын сату буенча махсус кибетләрнең берсенә “кунакка” барган. Бөтен документлары тулы тәртиптә һәм янгын иминлеге таләпләренә туры килә. Сатучы кыз ут сүндергечне куллану белемен тел тидермәслек диярлек күрсәткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International