Альберт Гайфетдинов, Яшел Үзән муниципаль районы буенча Күзәтү һәм профилактика эшләре бүлегенең өлкән инспекторы “Татарстан Республикасы буенча Русия ГТХМ Баш идарәсе күзәтү һәм профилактика эшләре бүлегенең иң яхшы хезмәткәре” исемендә Бөтенрусия “Кыюлык йолдызнамәсе” фестивале чикләрендә үткәрелә торган конкурста җиңгән. Җиңүче дипломын Яшел Үзән хезмәткәренә Казанда Русия Коткаручы көненә багышланган тантаналы чарада бүләк иткәннәр.