Узган тәүлектә янгын сүндерү бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр ярдәмгә чыккан. Чүп-чарны сүндерергә 5 тапкыр, ялган чакырулар буенча – 16 тапкыр, кыска ялганыштан – 2 тапкыр, ризыкның көю аркасында – 4 тапкыр, башка хезмәтләр белән эшләү – 16 тапкыр. Республикада 16 янгын очрагы теркәлгән. Торак секторда – 7 янгын, каралтыда – 6 янгын, бакча йортында – 2 янгын, транспорт чарада – 1 янгын.
Сәбәпләре: электр җиһазны җитештерү һәм конструкциянең төзек булмау аркасында – 1 янгын, ут белән саксыз эш итүдән – 2 янгын, сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән – 1 янгын, җылыту мичнең һәм төтен чыга торган юлның төзек булмау аркасында – 6 янгын, электр җиһазны кулланган вакытта техник кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, электр җиһазны монтажлаганда кагыйдәләрне дөрес үтәмәү аркасында – 2 янгын, траспорт чараның механизмы төзек булмау аркасында – 1 янгын, көнкүреш электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү аркасында – 1 янгын, 1 очракның сәбәбе ачыклана.
ДТП нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча авария – коткару эшләренә янгын сүндерү бүлекчәләре 7 тапкыр чыктылар.
Ирекле янгын сүндерүчеләр янгынга 2 тапкыр чыктылар.
Эзләү–коткару зональ отрядының дежур каравылы тревога буенча 11 тапкыр чыктылар. Ишекләрне ачу буенча – 4 тапкыр, ДТПга – 3 тапкыр, башка чакырулар буенча – 5 тапкыр.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
• Спиртлы эчемлекләрне артык эчмәскә
• Яткан җирдән тәмәке тартмаска
• Балаларны караучысыз калдырмаска, аларга янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатырга
• Төзек булмаган электр үткәргечтән, ватык электр җиһазларыннан файдаланмаска
• Электр челтәренә артык күп электр җиһазы кушмаска
• Электр җылыткычлары кулланганда саклык белән эш итәргә
• Электр һәм газ приборларын кабызган килеш калдырмаска
Янгын үзеннән – үзе чыкмый – моңа кешеләрнең куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве, бармак аша каравы сәбәпче.